2018 нче елның “Ел викимедиачысы” булып Фәрһад Фаткуллин аталды

Photo by Victor Grigas/Wikimedia Foundation, CC BY-SA 3.0.

Быел Кейптаунда узган Викимания конференциясенең ябылу чарасы дәвамында, Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс 2018 елгы “Ел викимедиачысы” буларак Фәрһад Фаткуллинны игълан итте. Фаткуллин Россия региональ телләрендә язучы вики-җәмгыятьләргә ярдәме өчен билгеләнде.

“Фәрһад, туган татар теле белән генә чикләнмичә, Россия региональ телләрендә сөйләшүчеләр җәмгыятьләребез арасында актив иҗтимагый эшчәнлекне алып бара. Аның шулай ук инглиз телен белүе күп еллар дәвамында башкалардан изоляциядә яшәгән бу җәмгыятьләрнең киңрәк халыкара хәрәкәтебез белән элемтәсенә керүләренә дә үз өлешен кертте,” диде Уэйлс.

Фаткуллин Викимедиа хәрәкәтенә 2009 нчы елда кечкенә, әмма төрле тематик эчтәлеккә ия булган “татарча Википедиягә гашыйк булып” кушыла һәм, берәр тема буенча мәгълүмат кызыктырганда, нәкъ анарга мөрәҗәгать итә башлый. 2015 нче елдан бирле Фаткуллин региональ телләрдәге проектларга ярдәм итүгә юнәлгән “Россия халыклары телләрендәге Википедияләр” проектына актив өлеш кертә.

“Викимедиа хәрәкәтендә катнашуга мине кешеләр ыругының күп буыннар вәкилләре булдырган мәдәни мирасны саклый алуга ярдәм итәргә теләгем этәрә,” аңлата Фәрһад. Бу хазинә “кешеләрнең хисләр, эмоцияләр, тормыш тәҗрибәләре һәм фикер йөртүләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән телләрдә саклана. Шуның өчен безнең Wikimedia Indigenous Languages проектыбыз барлыгы белән горурланам һәм аның үсүендә катнашучы бар җәмгыятьләребезгә үз телле мохитләрен булсын викиләребездә, булсын тышында чәчәк итә алуына ярдәм итүче ысулларны табуда, һәм дә, үзләренең ирекле гыйлем байлыкларын үстереп, аларны глобаль дәрәҗәдә башкалар белән уртаклаша алуларына файдалы булырга теләр идем.”

2018 нче елгы “Ел Викимедиячесе” финалистлары Нахид Султан һәм Джесс Уэйдка мактау билгесе бирелгән. Султан Викимедиа Бангладеш илкүләм волонтёрлар оешмасының ресурслары нык чикләнгән шартларда күп төрле авырлыкларга карамастан уңышлы эшчәнлегенә зур өлеш керткән. Уэйд тиешлечә танылмаган галимнәр һәм инженерлар турында Википедиядә мәкаләләр язуга багышланган бер еллык проектны башлаткан физика галимәсе.

Ел Викимедиачысын игълан итү Викимедиа хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән википедистларны тану буенча еллык гадәт булып тора. Бу статусны билгеләү гадәттә Викиманияда үзенең соңгы чыгышында Джимми Уэйлс тарафыннан ясала.

Самир Эльшарбаты, Автор, Коммуникацияләр департаменты
Викимедиа Фонды

Archive notice: This is an archived post from blog.wikimedia.org, which operated under different editorial and content guidelines than Diff.